Кәкре Күл авыл мәдәният йортында Ватан сакчылары көненә багышланган «Алтын кий» бильярд буенча турнир узды.
Ярышларны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Галина Андреева һәм китапханәче Татьяна Коннова оештырдылар.
Турнир бильярд уенының төрле яшьтәге Кәкре Күл ир-атлары арасында иң яраткан шөгыль төрләренең берсе булуын күрсәтте. Җирле мәдәният учагында әлеге массакүләм спортка җәлеп итү өчен барлык шартлар да бар – махсус өстәл, катнашучыларның игътибары югары дәрәҗәдә булсын өчен яктырту лампалары да. Көн дәвамында һәм кичләрен аның тирәсенә уен белән мавыгучы авыл кешеләре җыела. Турнир игълан ителгәч, һәркемнең үз осталыкларын сынап карыйсы килде. Ир-атлар уенда бик теләп катнаштылар. Ярыш кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Александр Кондрашов танылды. Икенче урында – Сергей Елисеев, өченче урында – Владимир Пантелеев. Призерлар Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгыннан дипломнар алдылар.
Фото: Кәкре Күл авыл мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев