Аксубай районында урта гомуми белем бирү сыйфаты артты
Узган ел белән чагыштырганда быел БДИ буенча югары балл җыйган укучылар саны арткан.
Имтиханнар һәм чыгарылыш кичәләре артта калды, нәтиҗәләр күптән билгеле. Июль – ул сайлау ае, кичәге укучылар чынлыкта нинди һөнәр иясе булырга теләүләрен нәкъ менә хәзер хәл итә.
Күп кенә вузларда һәм ссузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә үк старт алды, әмма ул вакытта барлык фәннәр буенча да имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел иде. БДИ нәтиҗәләре белән килүче һәм «сынауларсыз» (олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары) гына укырга керүчеләрдән документлар кабул итү вакыты 29 июльдә төгәлләнәчәк. Керүчеләрнең исемлеге икенче көнне билгел булачак. Узган ел укырга керү ике «дулкын»да узса, быел «икенче дулкын» бетерелде.
Аксубай районында быел 11 сыйныфны 104 укучы тәмамлады. Әмма аларның бер өлеше – 84 чыгарылыш укучысы гына югары уку йортларына укырга керергә планлаштыра. Алар барысы да минималь чикне узган, мәҗбүри фән – рус теле буенча БДИ тапшырган.
2020/21 уку елында укучылар түбәндәге фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар: математиканы – 56, җәмгыять белемен – 26, физиканы – 27, информатика һәм ИКТны – 9, химияне – 13, тарихны – 9, биологияне – 15, әдәбиятны – 1, географияне – 2 кеше. Шунысы кызык, быел беркем дә имтихан тапшыру өчен чит тел сайламаган. Мәгариф бүлеге белгечләре нәтиҗә ясап, районда урта гомуми белем бирүнең сыйфатын 2020 ел дәрәҗәсенә карата аерым позицияләр буенча югары дип билгеләп үттеләр.
Районда математика, физика, химия, биология, география, тарих, информатика һәм ИКТ фәннәреннән уртача балл арткан. Узган ел белән чагыштырганда БДИ буенча югары балл җыйган укучылар саны да арткан (80 һәм аннан да күбрәк балл) – 56 чыгарылыш укучысы. Рус теле (31), математика (8), физика (5), химия (3), тарих (3), биология (2), җәмгыять белеме (3), информатика һәм ИКТ (1) буенча югары балл җыючылар бар. Иң югары нәтиҗә – В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысыныкы. Ул 99 балл җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев