Аксубай районында терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара

Аксубай районы уңганнары сенаж салу планының яртысыннан артыгын үтәделәр инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 июньгә район буенча 28576 тонна сенаж салынган. Бу план күрсәткеченә карата 51 процент тәшкил итә. Узган көндә генә дә азык әзерләү звенолары тырышлыгы белән траншеяларга 2800 тоннадан артык яшел масса салынган.

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә планда каралган 5 117 тонна урынына 7500 тоннадан артык печән әзерләнгән.

 


Нет комментариев