Аксубай районында тавыш бирү өчен мобиль пунктлар эшли
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тавыш бирү өчен мобиль пунктлар эшли

Аксубайда тавыш бирү өчен мобиль пунктлар оештырылды.

Алар махсус җиһазландырылган автобусларда урнашкан. Аларның берсендә безнең хәбәрчебез дә булды. Автобус Шоссейная урамындагы күп фатирлы йорт ишегалдында торды.

Бирегә бер-бер артлы халык тартыла. Монда да, стационар сайлау участокларындагы кебек үк, тавыш бирү короновирус инфекциясе таралуны кисәтү таләбе нигезендә үтә – керү юлында температураны үлчәү, кулларны эшкәртү оештырылган.

–Безгә бу бик уңайлы, сайлау участогына кадәр барырга ерак. Ә болай бакчадан, эштән аерылмый гына турыдан-туры тавыш бирергә була. Сайлауларда катнашмый кала алмыйбыз, без – Совет чорында чыныккан буын , – дип фикерләре белән уртаклаштылар ике пенсионер. – Безнең тавышлар да исәпкә алынсын. Без бит үз илебез гражданнары.

Мобиль сайлау участоклары 12 сентябрьдә график буенча эшләячәк.

Бүген мобиль автобуслар 571 һәм 573 номерлы сайлау участокларына беркетеләчәк. Мобиль пунктларда Яңа, Комлык, Хәсән Туфан, Шоссе, Төзүчеләр, Рәис Беляев, Каенлык, Ким, Чокырлы, Киров, Октябрьнең 40 еллыгы, Октябрьнең 50 еллыгы, Комсомол, Мәскәү, Студентлар, Чехов, Золин урамнарыннан сайлаучылар тавыш бирә алачак.

13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә, район халкы үз тавышларын бары тик стационар сайлау участокларында гына бирә алачак.

Сайлау комиссиясен өйдә тавыш бирү өчен дә чакырырга була.

Барлык сораулар буенча 8 (843) 442-88-97 телефоны буенча Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Нет комментариев