Аксубай районы Советында узган эшлекле дүшәмбедә көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләрнең берсе язгы ташу булды.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, язгы ташу буенча хәл тәүлек әйләнәсе режимында контрольдә тотыла.
Районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов сүзләренә караганда, сулыкларда су дәрәҗәсен җаваплы кешеләр күзәтә: Аксубайда ул – 270, Кәкре Күлдә – 310, Сөнчәледә 440 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Күрсәткечләр нормадан артмый, тик быел ташу узган елгыга караганда дүрт-биш көнгә алдан башланды.
– Хәзерге вакытта сулыкларда бөкеләр, боз юк, мөрәҗәгатьләр шәхси режимда эшләнә, – дип нәтиҗә ясады Станислав Зайцев. – Бүген без елга үзәнен дрон ярдәмендә тикшерәбез.
Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә Аксубайның Карьер урамында су баскан йортларның фотографияләре пәйда булды. Урынга шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров һәм янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов чыктылар. Резина итекләр киеп, алар һәр йортны тикшерделәр. Хакимият һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Карьер урамында яшәүчеләрне кирәк булган очракта ашыгыч хезмәтләр номерларына шалтыратып була – азык-төлек тә, дарулар да китереп бирү оештырылачак, дип кисәттеләр.
– Ел саен Кече Сөлчә елгасы ярларына якын урнашкан йортларны су басу күзәтелә, кайбер йортлар участоклары ике-өч көнгә юлсыз кала. Йортларга һәм анда яшәүчеләргә куркыныч янамый. Терлекләрне куркынычсыз урыннарга урнаштырдык, – дип шәрехләде Руслан Ибляминов.
– Карьер урамында суны суырту – мәгънәсез, ул кырлардан төшә, инеш һәр елны ярларыннан чыга, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Шул ук вакытта район башлыгы хәлне катгый контрольдә тотарга һәм һәр мөрәҗәгатькә җавап бирергә кушты.
Проблема Сөнчәле авылында килеп чыккан – су дәрәҗәсе күтәрелү аркасында ике йорттан малларны эвакуацияләргә туры килгән. Су басу зонасына Түбән Баланда авылы да эләккән, әмма монда хәлне субүлгеч торбасы урнаштырып хәл итәчәкләр.
Гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта 010, 112 телефоннары буенча шалтыратырга.
Нет комментариев