Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында шәхси тракторларны тикшерәчәкләр

4 майдан 31 майга кадәр районда шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау оештырылачак.

Бу чара ел саен техниканы куллану вакытында иминлекне тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә район буенча физик затлар артына 1000 берәмлектән артык техника теркәлгән.

– Тракторлар һәм аларга тагылмалар техник карауга хезмәт күрсәтү узган һәм буялган хәлдә трактор поезды составында тәкъдим ителергә тиеш, , – дип сөйли Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. – Тикшерү барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә: тормозларның, руль идарәсенең, яктырту җайланмаларының, йөреш өлешенең, тагылманың страховка тоташу сигналы тавышының төзек булуына, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә. Шулай ук машина йөртүченең медицина аптечкасы, үт сүндергеч җайланмасы, авария тукталышы билгесе, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булуына да.

Ел саен уздырыла торган техник карау трактор белән идарә итүгә хокук алу өчен генә мәҗбүри түгел, шулай ук кабат теркәү, исәптән төшерү мәсьәләләрен хәл итү, хуҗаларның алмашынуы һәм моңа охшаш башка хәлләр өчен дә кирәк.

Техник карау үткәрү урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.

Авыл җирлекләрендә ул түбәндәге график буенча узачак:

4 майда – Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә. Башлана – 9.00 сәгатьтә һәм 16. 00 сәгатьтә.

5 майда – Иске Кармәт, Иске Ильдеряк АҖдә – 9.00 һәм 16.00.

6 майда- Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино АҖдә – 9.00 һәм 11.00

11 майда - в Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино АҖдә – 9.00 һәм 14.00

12 майда - Беловска, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы АҖдә – 9.00, 11.00 һәм 14.00.

13 майда - Иске Ибрай АҖдә – 16.00

17 майда - Яңа Ибрай АҖдә – 16.00

19 майда – Яңа Кармәт, Кәкре Күл һәм Карасу АҖдә – 9.00, 11.00, 16.00.

23 майда - Шәрбән һәм Трудолюбово АҖдә – 9.00, 14.00.

25 майда - Сөнчәле, Мюд авыл җирлекләрендә – 9.00, 11.00.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә – 26 майдан 31 майга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев