Аксубай районында сайлау участокларында спорт министры Владимир Леонов булып китте
Бердәм тавыш бирү көнендә Аксубай районына эш сәфәре белән спорт министры Владимир Леонов килде.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Дәүләт Думасы депутаты Шамил Яһудин белән алар Аксубайда сайлау участокларында булдылар, тавыш бирергә килгән сайлаучылар белән аралаштылар. Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлылар белән аралашканда, районда спорт стадионы төзелеше актив бара, ул аксубайлылар өчен физик мөмкинлекләрен тормышка ашыруда тагын бер объект булачак, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев