Апрель ае район территориясендә санитар-экологик ике айлыгына старт бирде.
Район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Николай Камбулов хәбәр иткәнчә, ике айлыкны үткәрү планы расланган инде.
– Районның һәр предприятиесенә һәм учреждениесенә, район башкарма комитеты карары нигезендә җыештыру буенча территорияләр беркетелгән. Район торак пунктларына чыгу графигы эшләнде, без территорияләрне кардан һәм чүп-чардан җыештыруны, алдагы еллардагы кебек үк, график буенча тикшереп торачакбыз, – дип шәрехләде Николай Камбулов.
Район үзәгендә Ленин паркын, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр территорияләрен, Мазилин урамындагы җәмәгать киңлеген, Гуляев паркын чистарту буенча массакүләм шимбә өмәләре узачак.
Комиссия район торак пунктларына чыга һәм халык белән утын өемнәре, төзелеш материаллары җыелып ятуга, өй тирәсендә зур йөк машиналарының һәм авыл хуҗалыгы техникасының басып торуына һәм торак пунктлар эчендә малларның ирекле утлап йөрүенә юл куймау буенча профилактик әңгәмәләр алып бара башлады инде.
Административ комиссиядә торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, административ закон нигезендә, ике меңнән өч мең ярым сумга кадәр, ел дәвамында кабат бозган өчен өч мең ярымнан биш мең сумга кадәр штраф салынуын искә төшерделәр.
Нет комментариев