Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында "Рус теле көне" бәйгесе узды

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район бәйгесе узды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында район мәгариф бүлеге мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча төрле чаралар үткәрә.

1 нче Аксубай мәктәбендә тел, мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан Халыкара туган тел көне (21 февраль) чарасы кысаларында, “Туган тел көне” дип аталган район бәйгесе узды.

Бәйге дүрт номинациядә үткәрелде. Көч сынашуларда районның 25 белем бирү оешмасыннан 1-11 сыйныфларда белем алучы 70 бала катнашты.

Рус теле көне бер сулышта узды. Укучылар рус телен, рус язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрен югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев