Аксубай районында Ришат Хәбипов булып китте
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.
Министр урынбасары Ришат Хәбипов район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Айназ Шакировның Кызыл Тау авылында урнашкан ит ярмыфабрикатлары җитештерү буенча «Аксубай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын карады. Министрлык вәкиле җитештерелә торган продукция ассортименты, кооператив эшен оештыру, сату мәсьәләләре белән кызыксынды.
Шулай ук ул сөт җыю һәм әзерләү буенча махсуслашкан «Экопродукт-Аксубай» кооперативында булды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча районда кооперативларны үстерү буенча планнар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев