Аксубай районы кырларында гына түгел, ындыр табаклары һәм складларда да язгы кыр эшләренең кызган мәле.
Шул ук вакытта чәчү ритмы әлеге объектларда эшләүче хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә көйле һәм тиз эшләвенә бәйле.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлыкларны инкрустацияләү оешкан төстә бара, – дип сөйли Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов. – Агулау агрегатлары көйле эшли, хезмәткәрләр өйрәнүләр узган. Алты мең тоннага якын күләмдәге барлык чәчү материалы чәчү алдыннан комплекслы әзерлек үтәргә тиеш. Бүгенге көндә бу күләмнең яртысыннан артыгы инкрустация узган инде.
Димәк, үсентеләр шытып чыкканда, алар корткычлардан һәм авырулардан сакланачак, ә бу уңышка турыдан-туры йогынты ясаячак.
Нет комментариев