Аксубай районында олылар арасында ковид һәм балалар арасында ОРВИ белән авыручылар саны арта
Узган атнада Аксубай районында ОРВИ белән авыруның 23 очрагы теркәлгән.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Роспотребнадзор белгече Гүзәл Исмәгыйлева хәбәр итте.
Авырулар арасында балалар да бар. Балалар арасында авыручылар саны Иске Тимошкино, Татар Сөнчәлесе, Карасу авылларында теркәлгән.
Авыру билгеләре яңа коронавирус йогышы симптомнары белән охшаш. Эпидемиологлар билгеләп үткәнчә, “дельта” коронавирусы штаммы белән хәтта балалар да авырый. Роспотребнадзор белгече Гүзәл Исмәгыйлева аңлатканча, балалар белән бергә ата-аналар да авырый.
–Без әле дә куркынычны гадиләштерәбез, коронавирус беркемне дә аямый. Яңа штамм алдагысыннан да мәкерлерәк. Кемнәр әле дә прививка ясатмаган мин тагын бер кат мөрәҗәгать итәм. Ни өчен привика ясатканнар вакцинация куйдырмаган кешеләр янәшәсендә үзләрен куркыныч астына куярга тиеш соң. Бүген вакцинаны һәркем куйдыра ала. Инде бу мәкерле авыру аркасында якыннарын югалткан яки авыруны үзе кичергән кешеләр аның куркыныч дәрәҗәсен аңлый. Прививка ясатмыйча үз хаталарың өстендә өйрәнер вакыт түгел, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы Камил Гилманов, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Сез үз сәламәтлеге турында уйлаган коллектив әгъзаларын куркыныч астына куя алмыйсыз, моңа каршы күрсәткечләре булмаган кешеләрнең барысы да прививка ясатырга тиеш.
Район башлыгы сәүдә, мәгариф объектларына аерым игътибар бирергә кушты, прививка ясатмаганнарның җәмгыятькә куркыныч тудыруын ассызыклады.
Июнь аенда Аксубай районында коронавирус белән инде җиде кеше авырган. Районның баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, бүгенге көндә прививка куйдыручылар 4415 кеше тәшкил итә. Коронавирус таралуны туктату өчен халыкның кимендә 60 процентына прививка ясатырга кирәк, әлегә районда прививкалы кешеләр саны 30 проценттан аз гына артып китә. Вакцинация ясату өчен 8 (84344) 2-90-58 телефоны буенча Аксубай район үзәк хастаханәсе регистратурасында язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев