Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында музей авыл тарихының яңа битләрен ача

Савгач авыл китапханәсендә туган як тарихын өйрәнү музее ачылганнан алып, туган төбәк тарихы белән йөзләгән бала һәм өлкән кеше визуаль танышты.

Үткәннәр мәктәп укучыларын да, өлкән буын кешеләрен дә, кайткан кунакларны да кызыксындыра. Музей экспонатларга бай. Монда хәзерге буынның ата-бабалары кулланган эш кораллары да, аларны чолгап алган көнкүреш әйберләре дә тәкъдим ителгән. Узган гасырлар крестьяннарының мәдәнияте турында сөйләүче экспонатлар да шактый, кул эшләре дә бар. Милли стильдә чигелгән кием-салым предметлары, урын-җир әйберләре, сөлгеләр авылда чын кул эшләре осталары яшәгәнлеге турында искәртә.

– Милли мәдәният, халык йолалары онытылмаска тиеш. Савгачта ата-бабалар тарихын саклау буенча зур эшләр башкаралар, – дип билгеләп үтте чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева. – Бу яшь буын өчен аеруча мөһим.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев