Бүген, 23 августта, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк паркында һәм район Мәдәният йортының актлар залында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге җитәкчесе Святослав Гусев катнаша.
Район укытучылары конференциясе утырышына, узган уку елына йомгак ясау, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен районның барлык гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән делегацияләр килде.
Нет комментариев