Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында өлкәннәргә аерым игътибар бирелә

Федоровка өлкән яшьтәге һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр көн саен биредә яшәүчеләр белән аларның сәламәтлеген ныгыту өчен дәресләр үткәрәләр.

Кешеләр олыгайган саен, тормышта иң мөһиме сәламәтлек икәнен күбрәк аңлый. Авырулар үзләрен ныграк сиздерә башлагач, сәламәтлек турында ешрак уйлана башлыйсың. Федоровка интернат-йортында яшәүчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янамый, чөнки учреждение белгечләре көн саен, тәндә сәламәт рухны саклау өчен, алар белән төрле күнегүләр үткәрәләр.

Өлкән яшьтәгеләр белән эшләүдә интернат-йорт белгечләре күп еллар дәвамында хезмәт терапиясе кулланалар. Яздан алып, көзнең соңгы көннәренәчә хезмәт терапиясе буенча инструктор Алина Артемьева җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар интернат территориясендә эшлиләр, казырга, чәчәкләр утыртырга һәм аларга су сибәргә булышалар, тирәлекнең чисталыгын күзәтәләр. Өстәвенә, хезмәтне дөрес оештыру яхшы нәтиҗәләр бирә һәм дәвалау максатларында кулланыла.

Хезмәт терапиясеннән тыш, “хатирәләр терапиясе” технологиясе дә актив кулланыла. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Зартдинова әлеге технология кысаларында шәхси занятиеләр үткәрә. Мисалга, Балаларны яклау көне алдыннан интернат-йортның иң яшь тәрбияләнүчесе Тимофей Целищев белән дәресләр узды. Өйрәтүче өстәл уены шундый мавыктыргыч булды ки, катнашучыга махсус карточкалары белән эшләргә туры килде. Мондый уеннар хәтер һәм акыл сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев