Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кызлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды

Турнир 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.

Ярышлар «Юность» универсаль спорт комплексында узды. Анда 12-13 яшьлек һәм яшьрәк кызлар арасында 8 команда катнашты. Оештыручылар булып Радик Канәфин җитәкчелегендәге яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм Вера Краснова йөзендәге районның иминият компаниясе бүлеге чыгыш ясады.

Яшь спортчы кызларның уенннары яшьтәш малайлары уеннарыннан аерылмады диярлек. Кызлар тупны бер-берсе кулына бик җитез тапшырдылар, голлар керттеләр. Ике төркемнән финалга 4 команда үтте.

Турнир нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр дип В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе кызлары танылды - беренче лаеклы урын да аларныкы булды. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Ибрай мәктәбенең ике командасы яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев