Аксубай районында коронавирус инфекциясенең тагын 1 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бер тәүлек эчендә 7,8 мең кеше коронавируска тест узган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 70 очрагы теркәлгән.
«Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 237 кешегә җитте», - дип искәртте спикер.
Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә коронавируска 7 890 тест үткәргән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 13 704 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев