Аксубай районында «Комбайн-2021» профилактик операциясе бара
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Комбайн-2021» профилактик операциясе бара

20 июльдән 20 августка кадәр Татарстан Республикасында «Комбайн-2021» операциясе игълан ителде.

Район территориясендә профилактик операцияне Гостехнадзорның район бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.

Операция бөртекле культураларны урып-җыю вакытында куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Рейдлар вакытында ашлык җыю комбайннарының янгын куркынычсызлыгы чаралары – янгын сүндерү чаралары, су белән фляглар, көрәкләр, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә.

– Тикшерү барышында кирәкле документлар булуга, җиһазларның техник төзеклегенә аерым игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Гостехнадзорның Аксубай районындагы бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. – Комбайннарның комплектлылыгы, тавыш һәм яктырту приборларының булуы һәм төзеклеге, двигательләрнең торышы. Болар барысы да урып-җыюда катнашучыларның имин эшләвен тәэмин итәчәк.

 


Нет комментариев