Аксубай районында “Кайнар элемтә” тыңлый һәм өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ашамлыкларны өйләренә алып килүдә ярдәм итә 
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында “Кайнар элемтә” тыңлый һәм өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ашамлыкларны өйләренә алып килүдә ярдәм итә 

Көн саен "кайнар элемтә" телефонына өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча дистәләгән шалтырату килә.

Аксубай районында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен азык-төлек һәм даруларны өйләренә китереп бирү мәсьәләләре буенча оештырылган 8-(84344) 2-92-77 «Кайнар линия» телефоны һәр көнне һәм ялларсыз 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратулар кабул итә. 

Кайнар линиягә безнең хәбәрче дә шалтыратты. Шалтыратуга социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Ләйлә Васильева җавап бирде. 

– Безнең телефонга килгән шалтыратулар буенча 53 гариза эшләнде, гәрчә шалтыратучылар күбрәк булса да. Азык-төлек һәм даруларны өйгә китерү 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалидлар өчен генә каралган – аларның барысы да шалтыратучыларның акчасына сатып алына. Безгә ашамлыклар китереп бирүдә ярдәм итүне сорап кына түгел, ә пособиеләргә бәйле нинди дә булса моментларны ачыклау өчен дә шалтыраталар, хезмәтләрнең телефон номерларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Консультацияләр бирәбез, аңлатабыз. 

Кайнар линиянең билгеләнешен шалтыратучыларның барысы да аңлап бетерми, кайберәүләр бу – илтеп бирү хезмәте дип, башкалары исә ашамлыклар һәм дарулар белән тәэмин итү бушлай башкарыла дип уйлый. 

«Кайнар линия» азык-төлек китерүгә һәм дару препаратлары белән тәэмин итүгә чын-чынлап мохтаҗ булган кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен волонтерларга тапшыра, Аксубайда алар җидәү. 

Районда ялгыз яшәүче өлкән гражданнарга һәм инвалидларга үзиреклеләр дә ярдәм итә.

Беренче чиратта – урыннарда авыл җирлекләре башлыклары. Бүгенге көндә Аксубай районында ирекле ярдәм итүчеләр саны 134 кешегә җиткән, азык-төлек һәм дарулар китерү буенча 450 гариза ("кайнар элемтә" гә мөрәҗәгать итүчеләрне дә кертеп) эшкәртелгән. 

Җиһанда, илдә килеп туган хәл безнең күпмилләтле Аксубай районының ни дәрәҗәдә дус булуын тагын бер кат исбатлап күрсәтте.

 

Фото


Нет комментариев