Аксубай районында иң яхшы укучылар яшь армиячеләр булалар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында иң яхшы укучылар яшь армиячеләр булалар

Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте үз сафларына булачак ил сакчыларын, үзенең игелекле гамәлләре белән Ватанга мәхәббәтне исбатлаучы көчле, кыю яшьләрне туплый.

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә яшь армиячеләр отрядына Емелькино урта мәктәбенең тагын ике укучысын – Сергей Петров һәм Сергей Луковниковны яшь кабул иттеләр. Алар уку алдынгылары, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучы, ярдәмчел, башкаручан укучылар. Аксубай районы яшь армиячеләр штабы җитәкчесе Алексей Никитин укучыларны бу вакыйга белән җылы тәбрикләп, аларга яшь армиячеләр билгесен тапшырды.

Җәмгыять белеме укытучысы Андрей Михайлов РФ Конституциясенең Ватанны саклау турындагы маддәсенә тукталды. Яшь армиячеләр белән, аларның дәүләтнең төп законы турында белемнәрен күрсәткән «Син РФ Конституциясен беләсеңме?» дигән кызыклы викторина үткәрелде.

 

Фото: Емелькино урта мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев