Иртән Аксубай районы башкарма комитетында Гражданнар оборонасы буенча оператив штаб утырышы узды.

Биредә өйрәнү сигналы буенча күтәрелгән район гражданнар оборонасының җитәкче составы, КЧС, ГО хезмәтләре әгъзалары, штаб укуларына җәлеп ителгән оешмалар вәкилләре җыелды.
Районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Станислав Зайцев штаб өйрәнүләре башлануы турында хәбәр итте һәм бүген районда узачак чараларны билгеләп үтте.
Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов өйрәнүләр кысаларында бүгенге көн торышы һәм билгеләнгән бурычлар турында җиткерде.

2021 елның 6 октябрендә 10:40 сәгатьтән 10:43 сәгатькә кадәр, элемтә системаларын һәм халыкка «Барыгызга да игътибар!» дигән сигналны ишеттерү әзерлеген тикшерүләр узды. Тикшерүләр электросиреналар һәм каты тавышландыргычлар җибәрү белән үткәрелде.
Бүген яшәешне тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең дә гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде. Өйрәнүләр, кешеләрне эвакуацияләү белән, район башкарма комитеты территориясендә узды.
Нет комментариев