Аксубай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 175 эшсез исәптә тора.
Тагын 31 кеше гариза биргән һәм алар рәсмиләштерү стадиясендә. Районда эшсезләр санының артуы (55 кеше) гадәттә сезонлы эшләр тәмамланган ноябрь аена туры килгән.
Мәшгульлек үзәге район кешеләрен 42 вакансия буенча эшкә урнаштырырга әзер, әмма 29ы буенча махсус белем таләп ителә, 18 вакансия – табиблар. Хезмәт хакы яшәү минимумы дәрәҗәсен – 12 130 сум тәшкил итү аркасында тагын 14 вакансиягә ихтыяҗ юк.
Нет комментариев