Аксубай районында Covid-19 белән авыручылар саны арта
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Covid-19 белән авыручылар саны арта

Район Советында узган гомумрайон планеркасында районда коронавирус белән авыручылар саны артуы турында хәбәр ителде.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Аксубай районында Covid-19 ның 34 очрагы теркәлгән. Бер авыру – өйдә, икенчесе стационарда дәвалана.

Район башлыгы Камил Гилманов районда коронавирус буенча саклану чараларын көчәйтергә чакырды, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен, район гражданнарын үз сәламәтлекләренә җаваплырак булырга – җәмәгать урыннарында битлек кияргә, антисептикны ешрак кулланырга өндәде.

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, территориаль бүлек контролендә 120 күрсәтмә бар һәм халык күп була торган урыннарда, сәүдә һәм туклану объектларында тикшерүләр даими уздырыла.

Роспотребнадзор таләбе буенча районда коронавирус инфекциясе буенча санитар-эпидемиология таләпләрен үтәмәү аркасында 75 тәүлеккә бер кафе ябылган.

Татарстанда коронавирус буенча күпчелек чикләүләр бетерелде, әмма бина эчендә күләмле чаралар уздырганда зал тулыланышы 70 проценттан артмавы, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм халык күп була торган урыннарда битлектән йөрү мәҗбүри булып кала.

Көзге чор башлану белгечләрдә борчу тудыра, чөнки ул ОРВИ планында традицион рәвештә уңышсыз булып санала.

–Быелгысы ел башыннан районда ОРВИ белән авыручылар саны 920 кеше теркәлгән, бер айда – 87, бер атна эчендә – 2 кеше авырган, – дип шәрехләде Андрей Тимирясов.

Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан районда хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның 164 очрагы теркәлгән. 1 сентябрьдән – 19 очрак, соңгы атнада – 5 очрак. Район башлыгы Роспотребнадзорга, полиция хезмәткәрләренә, яңа коронавирус йогышын тарату чыганагы булып торган битлек режимын бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлы чаралар оештыруны дәвам итүне һәм гомуми куркынычсызлык таләпләрен бозучы һәм санитар таләпләрне үтәмәү планында халык сәламәтлегенә куркыныч тудырган объектларны ябуны йөкләде.

 

Фото


Нет комментариев