Аксубай районында “чисталык яратучы кешеләр” чүп-чарны урман полосаларына чыгаралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында “чисталык яратучы кешеләр” чүп-чарны урман полосаларына чыгаралар

Менә шундый фоторәсемнәрне редакциягә безнең тугры дустыбыз һәм укучыбыз җибәргән.

– Чисталыкны яратучы кешеләр өйләрен җыештырганнар, – дип язган ул фотога шәрехнамәсендә.

Мондый чүплек Илдеряк борылышыннан соң урман посадкасы кырыенда барлыкка килгән.

Димәк, ишегалдында һәм йорт каршында гына чиста булсын, калган җир чүп-чарга күмелсә дә ярый.

Укучыларны мондый чүплекләр яныннан игътибарсыз узмаска, безгә фото һәм видеолар җибәрергә чакырабыз. Мондый оятсыз һәм вөҗдансыз кешеләрне намуслылыкка өндәп булмый, әмма аларның гамәлләрен җәзасыз калдырырга да ярамый. Без бу фотоларны районның административ комиссиясенә тапшырдык.


Нет комментариев