Аксубай районында чәчү эшләре тәмамланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында чәчү эшләре тәмамланды

Аксубай районы игенчеләре мөһим бурычны – сабан культураларын чәчүне уңышлы башкарып чыктылар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 6 июньгә 51995 гектарда (план күрсәткеченә карата 100 процент) культуралар чәчелгән.


Шул исәптән 20819 гектарда сабан культуралары (сабан бодае – 7781, арпа – 8106, солы – 1072, борчак – 2037 гектар). Азык культуралары 3476 гектар мәйдан били – планга карата 113 процент (берьеллык һәм катнаш үләннәр – 1222 гектар, силос өчен кукуруз – 2254 гектар).


Шулай ук техник культураларны чәчү дә уңышлы үтәлгән. Аларның мәйданы 25164 гектар тәшкил иткән (17885 гектар – көнбагыш, 7111 гектар – рапс).


Нет комментариев