Аксубай районында браконьер балыкчы тоткарланган
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында браконьер балыкчы тоткарланган

Балык каптырырга хәвәслек Савгач кешесе өчен җинаять эше кузгату белән тәмамланган.

“Уылдык чәчү” операциясе барышында 26 майда 52 яшьлек ир-ат буада ятьмә белән балык тоткан вакытта тоткарлана.

Җинаять законы нигезендә, уылдык чәчү урыннарында яки миграция юлларында балык тоткан өчен өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең ике елдан өч елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Фото


Нет комментариев