Аксубай районында Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар

Җәмәгатьчелек зур югалту кичерде – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхетдинов Ибраһим Сәхап улы 94 нче яшендә бакыйлыкка күчте.

Ул Яңа Ибрай авылында туып-үсә, шушында хезмәт куя. 18 яшендә фронтка алына. Карелиядә формалашкан запастагы гаубич-артиллерия бригадасы составында Ленинград янындагы һөҗүм итү операцияләрендә, Заполярье оборонасында катнаша.

Аеруча катлаулы Төньяк табигый-климат шартларында сугыша. Батырлык һәм түземлек күрсәтеп, барлык сынауларны да лаеклы үтә. Сугыштан кайткач, аннан соңгы елларда туган колхозы өчен хезмәт куя. Күп еллар “Үсәр” колхозы остаханәсендә бригадир булып эшли.

Намуслы хезмәте өчен “Ленинның 100 еллыгына” медале белән бүләкләнгән. Вафатына ике ай кала ветеран “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхетдинов Ибраһим Сәхап улы мәктәп укучылары, авыл яшьләре өчен – батырлык үрнәге, аның тыныч тормыштагы намуслы хезмәте эшкә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге булып тора.

Ибраһим Сәхап улының якты образы безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

 

К. К Гилманов, И. М. Заһидуллин, А. Ф Горбунов,

И. И. Моратшин, И. И. Ислямов, С. В. Александров, Ф.Х. Кабиров, Ш. Г. Кабиров.


Нет комментариев