Аксубай районында Бөек Ватан сугышы солдаты Михаил Чураев белән хушлаштылар
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Демьянович Чураев 99 нчы яшендә бакыйлыкка күчте.
Ветеран лаеклы тормыш юлы үтте, сугышның авыр сынауларын үз иңнәрендә кичерде, фашистларда әсирлектә булу кыенлыклары аша да үтәргә туры килгән аңа, әмма аның рухы сынмаган, Җиңү белән кайтканнан соң гомеренең калган өлешен халык хуҗалыгына багышлый. Михаил Демьянович 1921 елның 10 маенда Чуаш Енорускиносы авылында туган. 1941 елда хәрәкәттәге армиягә алына. Көньяк- Көнбатыш фронтында, 18 нче гвардия аерым сапер батальонында сугыша.
Сугышчан батырлыклары өчен «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан ордены белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта туган колхозында хезмәт куя. Эшкә намуслы карашы белән үрнәк булып тора. Михаил Демьянович турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр
К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, А.Ф. Горбунов,
И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, В.К. Альметкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев