Аксубай районында балалар Раштуа йолаларын онытмый
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында балалар Раштуа йолаларын онытмый

Кәкре Күл авылында Раштуа бәйрәме йолаларын бүгенге көндә дә саклыйлар

Якты Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар авыл мәдәният учагына җыелды, биредә алар киенеп-бизәнеп, җырлар белән авыл буйлап киттеләр.

Авыл китапханәчесе Татьяна Коннова сүзләренә караганда, бу авылда Раштуа бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы оештыру үзенә күрә бер матур гадәт. Өстәвенә, өйләр буйлап иртә белән – балалар, ә кичен яшьләр йөри. Һәр йортта хуҗалар, Раштуа бәйрәме белән котлап, балаларга тәңкәләр өләшә. Алар өйгә килсә – анда ел әйләнәсе иминлек булачак дип санала.
– Халык безне сөенеп каршы ала, – ди Татьяна Кононова.

Безнең хәбәрчебез дә авыл балаларының гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне онытмавын, ә халыкның аларны ничек көтеп алуын үз күзләре белән күрде.
Беренче йортта ук хуҗабикә Лидия Кондрашова каршы алды. Ә йоланы саклаучылар аның аяк астына ашлыкны юмарт итеп сиптеләр, хуҗабикә исә ел әйләнәсе муллык булсынга юрап, табын тутырып ризык әзерләгән.

Хуҗабикә балаларга бик рәхәтләнеп тәм-томнар өләште, татлы ризыклар беән сыйлады.


Нет комментариев