Аксубай районында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханын 104 укучы тапшырган
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 2022 елда бердәм дәүләт имтиханын 104 укучы тапшырган

49 унберенче сыйныф укучысы 80 һәм аннан югарырак балл җыйган.

11 нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче бердәм дәүләт имтиханын 26 майда тапшырдылар. Чыгарылыш имтиханнарын тапшыруның төп чоры 20 июньдә тәмамланды. Кичә 2022 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды.

Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, бердәм дәүләт имтиханын 104 укучы тапшырган. Иң күп сайлап алынган имтиханнар – җәмгыять белеме һәм биология. Аларны 33 һәм 23 укучы сайлаган. Физика буенча имтиханны – 20 кеше, химия буенча – 17 кеше, информатика һәм ИКТ буенча – 9 кеше, тарих буенча 7 кеше тапшырган. География һәм әдәбиятны өчәр кеше сайлаган. БДИ тапшыручыларның иң аз саны – инглиз теле буенча. Барлыгы ике кеше.

Югары балларны (80 һәм аннан да күбрәк) 49 укучы җыйган.

2022 елда Аксубай районы буенча БДИның уртача баллары:

рус теле буенча – 70,75 балл,

математика буенча (профильле дәрәҗә) – 64,15 балл,

физика буенча – 52,75 балл,

химия буенча – 59 балл,

биология буенча – 54,65 балл,

тарих буенча – 75,43 балл,

җәмгыять белеме буенча – 72,27 балл,

информатика һәм ИКТ буенча – 67,87 балл,

география буенча – 56,33 балл,

әдәбият буенча – 72,33 балл,

инглиз теле буенча – 77,5 балл.


Нет комментариев