Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы яшьләре спорт белән актив шөгыльләнә

Узган ялларда район буенча төрле спорт чаралары узды.

Аксубай 1 нче мәктәбе спорт мәйданчыгында узган мини-футбол буенча турнирда дүрт ир-атлар командасы көч сынашты: районның «Милан», «Луч», «ГазПром» һәм техникумның «АТУТ» җыелма командалары.

Эссе һава торышы егетләргә җыелырга комачауламады. Өченче урын өчен – «ГазПром» һәм «АТУТ» командалары, беренче урын өчен «Милан» һәм «Луч» командалары очрашты.

Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча Яшьләр көненә багышланган турнирда районның «Милан» җыелма командасы җиңүче булды. «Луч» командасы егетләре – көмеш, Аксубай техникумы егетләре бронза призерлар булдылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар – грамоталар, медальләр, җиңүче команда яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлегеннән Кубокка ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев