Аксубай районы вәкиле Халыкара фестиваль-бәйге дипломанты булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы вәкиле Халыкара фестиваль-бәйге дипломанты булды

Яңа Дума авыл мәдәният йорты режиссеры Фәнис Низамов Казанда узган Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгедә уңышлы катнашып, Дипломга лаек булды.

Бәйге ике турда узды. Беренчесе – зональ тур 2020 елның мартында республиканың Кама аръягы зонасы мәдәният вәкилләре катнашында Нурлатта үткән иде. Фәнис Низамов анда «Соло, эстрада җырлары» номинациясендә зур уңыш белән чыгыш ясады. Аның чыгышы тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады – ул йомгаклау турында катнашуга юллама алды. Шушы көннәрдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйге узды. 70тән артык катнашучы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Фәнис Низамов яраткан җырчысының репертуарыннан сандугач турындагы җырны башкарды.

– Бу җыр һәрчак минем күңелемдә иде, – ди җырчы. – Җырны башкарганда миңа без аны Әлфия Авзалова белән бергә җырлыйбыз кебек тоелды. Сәхнәдә аның портреты эленеп торды һәм барысы да бу бөек җырчы турындагы истәлекләр белән үрелеп барды. Бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый.

Фәнис Низамов Халыкара бәйге дипломына лаек булды. Ул фестивальдән онытылмас тәэсирләр белән кайтты. Моннан тыш, чарада катнашучылар белән бергә ул Әлфия Авзалова исемендәге иҗат үзәгендә булган, җырчының тормышы һәм иҗат юлы турындагы экспонатлар белән танышкан. Фәнис Низамов фестивальдә булган вакытта бик күп дуслар, фикердәшләр табуы белән дә уртаклашты.


Нет комментариев