Аксубай районы ветераннарын фидакарь хезмәтләре өчен бүләклиләр
Аксубай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев Аксубай бистәсенең мактаулы кешеләре Ганҗамал Шәрифулла кызы Шәяздановага, Халисә Мортаза кызы Шәйхетдиновага, Николай Андреевич Янилкинга “ТАССРга 100 ел” һәм ”1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырды.
Ганҗамал Шәрифулла кызы 35 ел терлекчелектә эшләгән. Ул – алты бала анасы һәм 17 оныгына яраткан әби. Аның йортыннан кунак өзелми. Аның ачык йөзле, шат күңелле, кунакчыл булуы сокландыра. Аның эш сөючәнлеге балаларына да күчкән. Алар төрле тармакларда уңышлы хезмәт куйган районның абруйлы гражданнары.
Халисә Мортаза кызы – 6 балага гомер биреп, аларны намуслы кешеләр итеп тәрбияләп үстергән. Аның 14 оныгы һәм 21 оныкчыгы бар. 60 нчы еллар башында Аксубайда төзелештә хезмәт куя башлый, аннан соң авыл клубында җыештыручы, нефтеразведка балалар бакчасында няня булып эшли. Халисә Мортаза кызы аксубайлыларның ничәмә-ничә бунына тәрбия бирүгә үз өлешен керткән. Аның балалары бар эшкә дә оста булып үскәннәр: тапочкадан алып, итек һәм сумкага кадәр тегәләр.
Николай Андреевич – педагогиг хезмәт ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины. Хәрби җитәкчене, отставкадагы майорны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул 48 ел гомерен хәрби эшкә багышлаган. Бүгенге көндә Николай Андреевич – фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре язмышы турындагы китап авторы. Ул Аксубай районы балаларына тәрбия һәм белем биргән.
Болар сугыш һәм сугыштан соң район иминлеге өчен хезмәт куйган буын кешеләре. Алар туган төбәкләренә файда китерергә тырышып хезмәт куйганнар. Аларның исемнәрен районның һәр кешесенә таныш.
– Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең хезмәт үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга лаек, – дип котлады ветераннарны Рәис Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев