Аксубай районы укучыларын бәйгеләрдә катнашырга чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучыларын бәйгеләрдә катнашырга чакыралар

Моның өчен укучыларга үсеш юнәлешен сайларга, ниндидер яңалык булдырырга һәм шуның белән үз-үзеңне күрсәтергә кирәк.

”Зур тәнәфес” https://bolshayaperemena.online/#for сайтында төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен бәйге игълан ителде. 8-10 сыйныф укучылары берничә бүлек буенча сынауларда катнаша ала: журналистика, спорт, экология, иҗат, патриотик тематика.

Бу бәйге — зур призлар (акчалата, Артекка юлламалар, вузларга керү өчен портфолиога баллар һ.б.) оту мөмкинлеге генә түгел, ә булачак һөнәрне билгеләү мөмкинлеге дә. 

Атна саен ВК https://vk.com/bpcontest берләшмәсендә призлар уйнатыла. Моның өчен платформада тестлар узарга һәм бәйгеләрдә катнашырга кирәк. 

Бәйгене оештыручылар белдергәнчә, биредә катгый җаваплар һәм хәл итүнең әзер алымнары юк — теләсә нинди алым да отышлы булырга мөмкин.


Нет комментариев