Иске Үзи мәктәбе укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә…» дигән IX Республика туган якны өйрәнү эшләре конференциясендә чыгыш ясап, яхшы бәя алдылар.
Быел Республика конференциясендә 21 муниципаль берәмлек һәм шәһәрләреннән 12 секциядә 166 кеше катнашты.
Иске Үзи мәктәбе вәкилләре җиденче ел рәттән әлеге конференциядә катнашалар һәм ел саен призлы урыннар алалар. Бу юлы да аларга уңыш елмайды. Тугызынчы сыйныф укучысы Анастасия Титова «Туризм маршрутлары» номинациясендә 2 урынны алды. 10 сыйныф укучысы Вероника Мудрова «Сугыш тарихы» секциясендә катнашты. Ул тикшерү эшләрен башкарган һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Г.Д. Фролов турында проект яклаган. Эссе өчен ул III дәрәҗә дипломга лаек булды.
Конференция призерларын әзерләгән өчен укучыларның фәнни җитәкчеләре Борис Захаров оештыручылардан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Фото: Иске Үзи мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев