Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары тикшеренү эшләре бәйгесе җиңүчеләре арасында 

«Минем гаиләм ил тарихында» дигән мәктәп укучылары эшләре республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге эшләре агымдагы уку елының октябрь аеннан март аена кадәр кабул ителде. «Мин фотокарточкага карыйм...» номинациясендә 11-14 яшь категориясендә беренче урын Николай Питимировка (җитәкчесе Борис Захаров, Иске Үзи мәктәбе) бирелде. Ангелина Кириллина (укытучысы Светлана Альметкина, Иске Ильдеряк мәктәбе) шул ук яшь төркемендә өченче урынны алды. 

«Ил тарихында гаилә язмышы» номинациясендә Айгөл Алмакаева һәм Алинә Хамәтшина (җитәкче Татьяна Удиярова, Аксубайның 3 нче мәктәбе) өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. 

«Минем мәктәп сукмагым...» номинациясендә Ксения Пикалова (җитәкчесе Светлана Альметкина, Иске Ильдеряк мәктәбе) беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев