Аксубай районы укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары «Татар теле һәм әдәбияты» фәне буенча республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясадылар.

8нче сыйныф укучысы Зәринә Минһаҗева, 9нчы сыйныф укучысы Алсу Минһаҗева, 11нче сыйныф укучысы Алинә Шәвәлиева татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары исеменә лаек булдылар.

Елдан-ел республика олимпиадасында югары нәтиҗәләр күрсәтүләре әлеге мәктәпнең Туган тел һәм әдәбияты укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова һәм Наҗия Мирҗанованың катлаулы һәм җентекле эш нәтиҗәсе булып тора. Аларның укучылары район казанышлары коллекциясен төрле конкурсларда призлы урыннар белән тулыландыралар.


Нет комментариев