Аксубай районы укучылары «Минем кече ватаным» яшь уйлап табучылар республика олимпиадасы җиңүчеләре булдылар
20 апрельдә Казан дәүләт аграр университеты базасында яшь уйлап табучыларның «Минем кече ватаным» республика олимпиадасы узды.
Беренче читтән торып үткәрелгән турга нәтиҗә ясап, безнең районнан өч укучы турыдан-туры катнашу өчен чакырылган иде.
Өчесе дә «Сәнәгать технологияләре һәм робототехника» номинациясендә призлы урыннарны яуладылар.
Савгач мәктәбе укучысы Владислав Степанов өлкән яшь төркемендә беренче урынны яулады. Җитәкчесе – зур эш тәҗрибәсе булган оста Вячеслав Ипеев.
Кече яшь төркемендә беренче урынны Иске Ибрай мәктәбе укучысы Булат Гыйльметдинов яулады. Аны олимпиадага тәҗрибәле педагог Якуб Сафиуллин әзерләгән.
Иске Мокшино мәктәбе укучысы Фәиз Мирҗанов, талантлы укытучы Марс Бикулов җитәкчелегендә, шул ук кече яшьтәге төркемдә икенче урынны алды.
Шулай итеп, безнең район егетләре ике беренче һәм икенче урынга лаек булдылар. Бу – техник осталык буенча бик дәрәҗәле олимпиада. Аның нәтиҗәләре буенча югары сыйныф укучыларына имтиханнар тапшырмый гына Казан аграр университетына укырга керү мөмкинлеге бирелә.
Укучыларга һәм аларның остазларына киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев