Аксубай районы укучылары Александр Заварихинның туган як турындагы шигырьләрен укыдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары Александр Заварихинның туган як турындагы шигырьләрен укыдылар

Аксубай үзәк китапханәсендә якташ-шагыйрь Александр Заварихинга багышланган укулар узды.

Безнең районны күп кенә талантлы шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар – Хәсән Туфан, Нәбирә Гыйматдинова, Рушания Низамова, Михаил Сэниель һәм башкалар данлады, алар арасында Александр Васильевич Заварихин да бар.

Рәссам һәм шагыйрь, безнең газетаның элеккеге мөхәррире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, гадел, иҗади шәхес Александр Заварихин хөрмәтенә укулар узды.

Укуларда район мәктәпләре укучылары катнашты, алар Александр Заварихинның шигырьләрен сөйләделәр һәм аларның мотивлары буенча туган як картиналарын күрсәттеләр.

– Якташ рәссамнарны һәм шагыйрьләрне истә тотуыбыз – бик кыйммәтле. Александр Заварихин минем хәтеремдә киң күңелле кеше булып калды, район газетасы редакциясендә эшләгәндә ни уйласа, шуны яза иде, ул анда бик күп еллар хезмәт куйды. Барысына да үз хезмәте белән иреште, барысы да аны яхшы сүзләр белән генә искә алалар, – дип үзенең якташы турындагы якты хатирәләре белән уртаклашты район башлыгы Камил Гилманов.

– Безгә үсеп килүче буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләргә һәм талантларны ачарга кирәк. Шигырьләр һәм картиналар – ул безнең Ватаныбыз, безнең киләсе буынга тапшырачак байлыгыбыз, – дип йомгак ясады Александр Заварихинның якын дусты Олег Маркин, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырганда.


Нет комментариев