Бүген, 10 февральдә Аксубай районының православие динен тотучылары изге Феодосий Тотемский истәлегенә багышланган бәйрәмне билгеләп үтә.
Аксубай православие чиркәвендә иртәнге гыйбадәт узды, анда Аксубай чиркәве руханилары белән бергә Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Алексеевск районнары руханилары да катнашты. Аксубай яклаучысы Феодосий Тотемскийга рәхмәт белдерергә Аксубай һәм тирә-як авыллар халкы җыелды.
Иртәнге гыйбадәттән соң чиркәү чаңнары тавышы бөтен тирә-якка таралды, ул район үзәгендә яшәүчеләрнең һәм кунакларның игътибарын җәлеп итте. Гыйбадәтханә янындагы мәйданда традицион халык күңел ачулары башланды. Анда зур самавырдан чәй ясадылар, Аксубай универсаль технологияләр техникумы вәкилләре тантанада катнашучыларны тәмле камыр ризыклары белән сыйладылар. Бу вакытта «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесенең җигүле атларында балалар һәм өлкәннәр Аксубай урамнары буйлап әйләнделәр.
– Барыгызны да изге бәйрәмебез – Аксубай яклаучысы Феодосий Тотемскийны искә алу көне белән чын күңелдән котлыйсым, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Аксубай районы чиркәве башлыгы Александр Качаев. Сезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм йортларыгызга иминлек телим!
Мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аксубайлылар яратып өлгергән үзешчән башкаручыларның дәртле җырлары астында җыелган халык рәхәтләнеп биеде, әйлән-бәйлән уйнады. Бу көнне барлык мәхәллә кешеләрен, бәйрәм кунакларын тәмле төшке аш белән сыйладылар.
Нет комментариев