Аксубай районы сугыш ветераны Нина Телешева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сугыш ветераны Нина Телешева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Аксубай районы зур югалту кичерде – Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины, педагогика ветераны Нина Александровна Телешева вафат булды.

Нина Александровна гомере буе Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булды.

Ул 1922 елның 27 гыйнварында Савгач авылында туа. Аксубай мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогика институтында белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китәргә карар кыла. 1942 елның мартында аның сугышчан юлы башлана. Нина Гуляева (кыз фамилиясе) полк элемтәчесе була, сержант-телеграфистка исеменә ия була. Ул Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнаша. Җиңүне Кенигсбергта (Калининград) каршы ала.

Нина Александровна хезмәт иткән элемтә ротасы Мәскәү яны, Ржев, Икенче Балтыйк буе, Белоруссия, Ленинград фронтларында канкойгыч сугышларда алгы сызыкта элемтәне тәэмин итә. Аның сугышчан юлы тарихыннан Калинин фронтында Нина Александровнаның ике төн дәвамында маршал Жуковның Сталин белән сөйләшүләрен оештыруы турындагы вакыйга районның данлы тарихына керде. Ватан алдындагы хезмәтләре өчен Нина Телешева Ватан сугышы ордены, «Белоруссияне азат иткән өчен», «Яхшы элемтәче» медальләре, сугыштан соң күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ветеран гомерен педагог һөнәренә багышлый. Аның үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Нина Александровна үз гаиләсендә кайгыртучан, яраткан әни, әби, кайнана булды. Ул олы йөрәкле, ярдәмчел һәм тормыш сөючән кеше иде. Нина Александровнаның якты образы безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

К.К. Гилманов, С.Ю. Зайцев, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев,

И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, В.В. Кононов,

Г.П. Бобкова, А.П. Молоствов, Р.С. Зәйдуллина, А.М. Сударев.


Нет комментариев