Аксубай районы үсмерләрен фотобәйгедә катнашырга чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы үсмерләрен фотобәйгедә катнашырга чакыралар

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге “Минем бәхетле балачак” фотобәйгесенең башланып китүе турында хәбәр итә.

7 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен фотобәйге https://vk.com/public192593653 да игълан ителгән. Теләүчеләр катнаша ала. Моның өчен шат йөзле яки уйнаган балаларның фотосурәтләрен #МоесчастливоедетствоАксубаевский хэштегы белән теләсә кайсы социаль челтәрдә урнаштырырга яисә odms_aksu@mail.ru электрон адресына җибәрергә.

Шулай ук катнашучының исем-фамилиясен, яшен күрсәтергә кирәк. Фотобәйге нәтиҗәләре яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Вконтакте рәсми берләшмәсендә урнаштырылачак. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар алачак.

Фото


Нет комментариев