Җиңү көне алдыннан Аксубай шахматчылары җиңү яулаган сугышчыларны шул рәвешле искә алырга булдылар.
Алар шимбә, 9 май көнне Шахмат Планетасы порталында узачак “Җиңү көне” (Аксубай) онлайн-шахмат турниры оештырачак.
Вакыт контроле -3' 0", 9 турда. Теркәлүне http://chessplanet.ru/pages/game-zone сылтамасы буенча узарга - шахмат планетасы клиентын йөкләп алырга (ПКга яки телефонга), аннары “Турнирлар” өстәмә битендә “Җиңү көне” турнирын (Аксубай) табарга, аннан соң “Катнашырга”
Код сүзе: Сухалов.
Турнир 13.00 сәгатьтә башлана, теркәлү ачык инде.
Барлык сораулар буенча турнир хөкемдары Геннадий Горбуновка 89274185492 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев