Аксубай районы сайлау участогында тавыш бирүчеләрне пылау һәм шашлык белән сыйлыйлар
Аксубай районының сайлау участогында тавыш бирүчеләрне пылау һәм сарык итеннән кыздырылган шашлык белән сыйлыйлар.
Бүген Аксубайда 571нче сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләрнең барысын да пылау һәм шашлык белән сыйлыйлар. Ризыкларны техникум бинасы янында, барлык санитар нормаларны үтәп, ачык утта әзерлиләр. Монда иртәдән үк музыка яңгырый һәм шашлыкның хуш исе тирә-юньгә тарала.
571нче номерлы сайлау участогы универсаль технологияләр техникумы бинасында урнашкан. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталия Куштукова сүзләренә караганда, монда 2102 сайлаучы теркәлгән.
– Бүген бездә дә бәйрәм – Бердәм тавыш бирү көне. Без барыбыз да – күп милләтле Татарстан Республикасы халкы. Без үзебезнең һәм студентларыбыз – авыл хуҗалыгы тармагы профессионалларының киләчәген сайлыйбыз, – ди техникум директоры Фәрхат Аюпов. – Шатлыгыбызны техникумга тавыш бирергә килгән һәркем белән уртаклашабыз. Ә шатлыгыбыз зур – быел уку бинасын ремонтлау төгәлләнде һәм яңа уку елы башланды.
Шашлыкны һәм пылауны зур казаннарда техникум каршында урамда әзерлиләр.
Тавыш бирергә килгән бер генә кешене дә сыйсыз калдырмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев