Аксубай районы Рәмис Вил улы Сафиуллин белән хушлашты
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Рәмис Вил улы Сафиуллин белән хушлашты

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 57нче яшендә «Благоустройство» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Рәмис Вил улы Сафиуллин арабыздан китте.

Рәмис Сафиуллин 1965 елның 29 июлендә ТАССРның Трудолюбово авыл Советының Алга бистәсендә дөньяга килгән. 

Армиядә хезмәт иткәннән соң Аксубай райпосында товар белән тәэмин итүче булып эшли башлый. 1992 елда Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлый. Гомумән алганда, ул кулланучылар кооперациясе системасында 20 елга якын эшли, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисенә кадәр юл үтә. Бу чорда аның эше катлаулы чорга туры килә – 1990 елларда, ил базар икътисады законнары буенча яши башлагач, кулланучылар кооперациясе системасы катлаулы чорларны кичерә һәм Рәмис Вил улы, заман таләп иткән шартларда тотрыклы эш төзү өчен, соңгысына кадәр көрәшә. 

Төрле елларда ул “Аспект” оешкан РПУ директоры урынбасары, “Киса” совхозының сәүдә һәм коммерция мәсьәләләре буенча директор урынбасары, ТКХ КПП сату бүлеге башлыгы, Аксубай Хәзерләүләр сәнәгате идарәсе рәисе булып эшли. 

Рәмис Вил улы «Благоустройство» ҖЧҖне тугыз ел җитәкли, аның җитәкчелегендә оешма түбәсе ябык йөзү бассейны, Гуляев скверы, чаңгы базасы, «Сабантуй» мәйданы, яңа социаль һәм мәдәни объектлар территорияләрен төзекләндерүдә катнаша. 

Рамис Вил улы алынган эшкә үзен тулысы белән багышлаган буын вәкиле. Районда каты көнкүреш калдыклары полигоны булдыру турындагы мәсьәлә килеп тугач, бу эшне нәкъ менә Рәмис Вил улына ышанып тапшыралар – ул яңа юнәлешне, эшнең асылын бик тиз үзләштерә. Яңа җитәкчегә район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча эшне җиернә җиткереп башкарырга туры килә, ә соңгы елларда аның эшчәнлек спектры бөтен район масштабларына кадәр киңәйде. Рәмис Вил улы «ГРИНТ» ҖЧҖнең каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторына район территориясендә эшне оештырырга ярдәм итте. Өч елдан артык ул идарәче компания директоры булып эшләде, аның җитәкчелегендә дистә еллар буе ремонтланмаган күп катлы йортларга капиталь ремонт ясалды. 

 

Рәмис Сафиуллин нинди генә вазыйфада эшләсә дә, аңа нинди генә эшчәнлек йөкләнсә дә, ул һәрвакыт район җитәкчелеге һәм үз кул астында эшләүчеләрнең ярдәмен тойды. Аның холкының төп сыйфатлары гаделлек, намуслылык, туган районга тугрылык һәм чиксез мәхәббәт булды. Аңа һәрвакыт һәм нинди генә эштә дә таянырга була иде. Үзенең игелекле холкы аркасында 11 елдан артык Трудолюбово авыл советы һәм Аксубай муниципаль районы Советы депутаты булып торды. 

Рәмис Вил улы хезмәт эшчәнлеге һәм җәмәгать эшчәнлеге белән беррәттән озак еллар “Россия Федерациясе коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләде. Ул партия линиясе буенча актив эш алып барды, чаралар оештырды һәм бүлекчә эшен башкарды. 

Соңгы елларда Рәмис Сафиуллин үзәк мәчет кашындагы совет составына кереп, район мөхтәсибәтенә ярдәм күрсәтте. 

Рәмис Сафиуллинның Аксубай районының социаль-икътисади үсеше өчен башкарган хезмәте тиешенчә бәяләнә. Ул «Россия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен» күкрәк билгесе, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасы, ТР Дәүләт Советы Рәисенең, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты, ТР Президентының Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 

Рәмис Вил улы Сафиуллин турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. 

К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Р.С. Зөфәров, А.В. Качаев.


Нет комментариев