Соңгы яңалыклар

Аксубай районы прокуратурасы протест чыгарган: приставлар пенсионер ханымның пенсиясенең яртысын тотканнар

Суд приставларының закон таләпләрен үтәүләрен пенсионерканың гаризасы буенча район прокуроры тикшергән.

Узган елның апрелендә суд приставы-башкаручысы районда яшәүче әҗәтле хатын-кызның пенсиясеннән бурычны түләттерү турында карар чыгарган. Түләттерү күләме 50 процент тәшки иткән.

Россия Федерациясе Пенсия фондының ТР буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, хатын-кыз картлык буенча 12 906 сум күләмендә иминият пенсиясе ала.

Шул ук вакытта Россия Федерациясендә җан башына яшәү минимумы күләме – 12 654 сум, хезмәткә яраклы халыкка – 13 793 сум, пенсионерлар өчен – 10 882 сум, балаларга 12 274 сум тәшкил итә.

«Башкарма производство турында»гы закон нигезендә, әгәр бурычлы счетында булган акчага түләттерү мөрәҗәгате турында суд пристав-башкаручысы карарында ай саен бурычлының хезмәт хакын һәм башка керемнәрен Россия Федерациясе буенча тулаем эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләмендә саклап калу таләбе бар икән (бурычлы гражданның яшәү урыны буенча РФ субъектында тиешле социаль-демографик төркем өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә, әгәр күрсәтелгән яшәү минимумы күләме Россия Федерациясе буенча тулаем алганда эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән артса), акчаны тотып калу, гражданның хезмәт хакын һәм башка керемнәрен ай саен шушы яшәү минимумы күләмендә саклап калу турындагы таләпне үтәп гамәлгә ашырыла.

– Россия Федерациясе Конституция суды берничә тапкыр күрсәткәнчә, «Башкарма производство турында»гы Федераль законга таянып, башкарма документны үтәгәндә бурычлының хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән тотып калуның конкрет күләме әлеге эшнең барлык шартларын исәпкә алып, гражданның намусын һәм абруен һәм бурычлының һәм аның гаилә әгъзаларының яшәү өчен кирәкле мөлкәт минимумының кагылгысызлыгын ихтирам итү кебек башкарма производство принципларын тайпылышсыз үтәгәндә исәпләнергә тиеш, – дип аңлатма бирде район прокуроры Эдуард Хираҗев.

Башкару документы буенча тотып калынганнан соң, пенсионерканың кулына 6453 сум күләмендә акча алуы ачыкланган, ә бу яшәү минимумыннан шактый түбән.

Мондый шартларда суд приставы-башкаручының 50 процент күләмендә бурычлының пенсиясеннән түләтүне сорап мөрәҗәгать итү турындагы карарын прокурор законсыз һәм башкарма производство бурычларына каршы килә дип таный. Суд приставларына бу гражданканың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза, дип искәрткәннәр.

Прокурор суд приставы-башкаручының карарына протест чыгарган һәм федераль закон таләпләре нигезендә, пенсионер ханымның бурычын тотып калу күләмен билгеләүне таләп иткән. Протест канәгатьләндерелгән, приставлар Пенсия фондына пенсионерканың пенсиясеннән, аның кулында яшәү минимумыннан да ким булмаган сумма калырлык итеп акчаны тотып калу турында карар чыгарган.


Нет комментариев