Аксубай районы пенсионерлары IT-олимпиадада катнаштылар
Аксубай районы Мәшгульлек үзәгендә пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча «Өченче яшь» Олимпиадасы узды.
IT-олимпиаданы «Россия пенсионерлары берлеге»нең Аксубай бүлекчәсе һәм Россия Пенсия фонды бүлеге оештырды, ул берничә этапта узды.
Беренчесендә катнашучыларның смартфоннарда эшләү буенча белемнәре тикшерелде – бирем смартфонны кабызу һәм сүндерүне, Wi-Fiга пароль белән тоташуны, хисап язмасы булдыруны, төп экранда иконкалардан һәм «акыллы» телефонның башка функцияләреннән файдалана белүне үз эченә алды.
Киләсе этап инде компьютер кулланып узды – браузер, эзләү системаларында эшләү, скриншотлар, гиперсылтамалар, картиналар белән эшли белү күнекмәләре һ.б. тикшерелде.
Соңгы этапта катнашучыларга мәгълүмати куркынычсызлык буенча, атап әйткәндә, спам, хакерлык, вирусларга кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук компьютерда яңа кушымталар урнаштыру белүне, вирус йөртүне ачыклый белүне тикшерделәр.
– Бүгенге көндә гаджетларны куллана белү зарурлыкка әверелде. Без телефон аша туган-тумачалар, балалар һәм оныклар белән язышабыз, видеодан аралашабыз. Шуңа күрә смартфоннардан куллана, компьютер технологияләрен белү өчен бу IT-олимпиада бик мөһим, – ди ПФРның клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.
Аксубай районы Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгечләре Наталья Никонова һәм Лиана Мельникова жюри ролендә чыгыш ясадылар. Алар Олимпиаданың барлык этапларын да тикшерделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр – алар Венера Стоянова һәм Николай Кистенев.
Конкурсның икенче республика этабы 10 майдан 14 майга кадәр узачак. Анда җиңүчеләр өченче, Бөтенроссия этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев