Районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре арасында хисап җыелышы узды.
Узган ел Аксубай районы мәгариф бүлегендә җитәкчеләр алмашынды. Станислав Зайцев район ведомствосын 2017 елдан бирле җитәкләде. 2020 елның октябрендә мәгариф бүлегенең элеккеге җитәкчесе район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде. Аның урынына район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаруга, укыту-методик эш буенча район ведомствосы җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Рәмзия Зәйдуллина кереште.
Хәзерге вакытта районның мәгариф системасы 14 урта, 7 төп, 9 башлангыч мәктәпне үз эченә ала, аларда 2821 укучы һәм 12 балалар бакчасы, 18 гомуми белем бирү оешмасында 20 мәктәпкәчә төркем, анда 892 бала тәрбияләнә. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр барлык балалар да мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштырылган.
Хисап елында ике белем бирү оешмасында капиталь ремонт ясалган. Иске Мокшино мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләрен булдыру кысаларында өч кабинетта ремонт эшләре төгәлләнгән.
Районның мәгариф системасында 622 педагогик хезмәткәр эшли. Кызганычка каршы, кадрлар җитмәү проблемасы бар. Педагогик составның яртысы гына квалификацион категориягә ия: 66 педагог – югары, 258е – беренче. Һөнәри компетентлык курслар әзерлеге, семинарларда, вебинарларда катнашу аша формалаша. Күп кенә педагоглар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда күп тапкырлар җиңүчеләр һәм призерлар.
2020 елда 102 чыгарылыш укучысы урта гомуми белем турында аттестат алды, алар арасында – 17 бик яхшы билгеләр белән. Кайбер фәннәр буенча безнең чыгарылыш укучылары җыйган уртача балл республика күрсәткечләреннән югарырак.
РФ ПРезиденты Владимир Путин Боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 сентябреннән 1-4 сыйныфларда белем алучылар өчен республика һәм федераль бюджетлар хисабына бушлай кайнар туклану оештырыла. Бүгенге көндә башлангыч сыйныфларда укучылар өчен туклануны оештыруга бәйле проблемалар тумый.
Бу елда мәгариф бүлеге бинасын ремонтлау, шулай ук авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыеннарында яңгыраган белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү проблемаларын хәл итү кискен мәсьәлә булып кала.
– Узган ел барыбыз өчен дә авыр булды. Әлбәттә, без алдыбызга куелган бурычларны үтәр өчен бөтен көчебезне куячакбыз. 2021 ел нәтиҗәле булыр һәм барлык ниятләнгән планнарны да тормышка ашырырбыз дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

Хисап җыелышында казанышларны танымый булмый. Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә керткән өлешләре өчен милли белем бирү буенча методист Зөлфирә Ислямова, Яңа Дума мәктәбе директоры Энҗе Хәйретдинова, Иске Үзи авылы «Рябинушка» балалар бакчасы мөдире Любовь Питимирова, Урмандеево башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы мөдире Ирина Музилеева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев