Болгарда волейбол буенча республика ярышлары узды.
Ике көн дәвамында Болгар шәһәренең «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар барды. Аларда 18 команда катнашты.
Составында район башлыгы Илшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин, Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин булган район җыелма командасы лаеклы уен күрсәтте һәм нәтиҗәдә мактаулы бишенче урынны яулады.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Нет комментариев