Без, мәктәп укучыларын тукландыруның ничек оештырылуын күрер өчен, Савгач мәктәбендә булдык.
Закон нигезендә, быел башлангыч мәктәп укучылары көнгә бер тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш. Ул кайнар аш һәм кайнар эчемлекне үз эченә алырга тиеш. Мондый бушлай туклану белән гомуми тәэмин итүгә күчү этаплап 2020 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның 1 сентябренә кадәр узарга тиеш.
Әлеге законның гамәлдә булуына без Савгач мәктәбе мисалында инандык. 187 мәктәп укучысына туклану югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Алар көнгә ике тапкыр туклана: кайнар төшке аш һәм төштән соң җиңел аш. Мисалга, без килгән көнне менюга макарон, гуляш, кәбестә салаты, ипи һәм какао кертелгән иде, ә төштән соңгы җиңел ашка джемлы ватрушка, сок һәм чәй бирелде.
– Ашамлыклар белән тәэмин итүдә өзеклек юк, бүгенге көндә барлык азык-төлек продуктлары вакытында китерелә, ә дәүләт тарафыннан туклану өчен бүлеп бирелгән барлык акчалар ел ахырына үзләштереләчәк. Расланган продуктлар исемлегеннән карар кабул ителгәннән соң, яңа системаны кыска вакыт эчендә гамәлгә кертү мөмкин булды, балалар барлык кирәкле ризыкны тиешле күләмдә ала, – дип уртаклашты безнең белән Савгач мәктәбе директоры Александр Музилеев.
Савгач мәктәбенең мәктәп яны участогы бар, анда бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, алма һәм төрле җиләк-җимеш үстерәләр. Моның белән, нигездә, техник персонал шөгыльләнә. Коронавирус инфекциясе башланганчы участоктагы эшләрдә хезмәт практикасында укучылар да булышкан. Үстерелгән барлык яшелчә, җиләк-җимеш әзерләнә һәм укучылар өстәленә бирелә.
Ашханә хезмәткәрләре кунакчыл, бердәм, балаларны ике тапкыр тукландыру белән тәэмин итү авырмы, дигән сорауга, җитешәбез, дип җавап бирделәр алар. Ашханә – якты, иркен, һәр сыйныфка үз өстәле билгеләнгән.
Кыңгырау чыңлады, һәм укучылар тәнәфестә зур канәгатьләнү белән ашханәгә төшке ашка килделәр.
Нет комментариев